Спорт белән теләсә кайсы яшьтә шөгыльләнергә кирәк

2024 елның 26 июле, җомга

Өлкәннәрнең тормыш сыйфатын яхшырту, сәламәт яшәү рәвешен саклап калу өчен Әтнә районының «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә күп кенә технологияләр гамәлгә ашырыла.

«Актив озак гомерлелек» федераль проекты кысаларында социаль хезмәткәрләр өлкән яшьтәге хезмәт алучылар белән физик сәламәтлекне ныгыту өчен профилактик чаралар үткәрә.

Яңа Шимбер авылында яшәүче өлкән яшьтәге пар, Уафиннар, мондый чараларда актив катнашалар. Фәрәхетдин абый яшь чагында спорт белән шөгыльләнгән, волейбол уйнарга яраткан, чаңгы ярышларында уңышлы чыгыш ясаган. Ә Нурия апа кечкенәдән шахмат уйный. Алар һәр иртә гади күнегүләр ясыйлар һәм салкын су белән коеналар. Аларның уртак мавыгулары бар, алар барысын бергә эшлиләр. Пар үз балаларына да спортка, уртак актив эшчәнлеккә уңай мөнәсәбәт күрсәктән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International