«Шәфкать» үзәгендә тематик чаралар узды

2024 елның 26 июле, җомга

27 июльдә билгеләп үтелә торган Донбасстагы сугыш корбаннарын искә алу көне алдыннан Түбән Кама районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә берничә чара уздырылды.

Гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү бүлеге белгечләре Алевтина Коровина һәм Марина Вахрушева «Хәтер корабы» акциясе үткәрделәр. Чарада балигъ булмаган катнашучылар «Донбасс балалары. Фәрештәләр Аллеясы» фильмын карадылар. Аннары, һәлак булган балаларны искә алу һәм кайгы билгесе итеп, ак кәгазь кораблар ясадылар.

Социаль-тернәкләндерү бүлегенең социаль хезмәтләр алучылары өчен «Россияночка» хорының «Донбассның ак фәрештәләре» иҗади очрашуы узды. Артистлар башкаруында кечкенә фәрештәләр истәлегенә җырлар яңгырады.

«Ак хәтер чәчәкләре» мастер-классын хезмәт буенча инструктор Галия Петрова үткәрде.

Чаралар ватанпәрвәрлек тәрбияләү, хәтерне һәм җирдә тынычлыкны саклауның мөһимлеген искә төшерү максатында үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International