Казан тернәкләндерү үзәгендә спорт-сәламәтләндерү чарасы узды

2024 елның 26 июле, җомга

25 июльдә Казанның «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә гаилә клубы очрашулары кысаларында «Спорт җәе» спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрелде.

Дәвалау физкультурасы буенча инструктор Лариса Шәрипова әти-әниләргә җәй айларын ничек мавыктыргыч һәм файдалы уздыру турында сөйләде. Тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре җәйге уеннар һәм күңел ачу вариантлары белән уртаклаштылар.

Барлык катнашучылар да күңел күтәренкелеге, энергия һәм уңай хис-кичерешләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International