Озак вакытлы карау системасы кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты белгечләре өлкәннәр белән даими рәвештә укыту дәресләре үткәрә һәм техник тернәкләндерү чараларыннан файдаланырга өйрәтә.
Интернат-йортта яшәүчеләрнең күпчелеген сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар тәшкил итә. Тормышны һәм көнкүрешне җиңеләйтү, гигиена функцияләрен үтәү, әйләнә-тирәдәгеләр белән аралашу һәм үзара хезмәттәшлек итү өчен инвалидларны тернәкләндерү и абилитацияләү дәүләт программасы кысаларында төрле техник тернәкләндерү чараларын бүлеп бирү каралган. Өлкәннәргә алардан файдаланырга учреждение хезмәткәрләре ярдәм итә, бергәләп төрле көнкүреш һәм гигиена гамәлләрен өйрәнәләр.
Тернәкләндерү чаралары мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең тормышын гадирәк һәм уңайлырак итә, ә хезмәткәрләр өлкән яшьтәге кешеләргә актив ярдәм итә.