«Тәтеш балкышы» үзәгендә хокук бозуларны профилактикалау буенча дәрес узды

2024 елның 29 июле, дүшәмбе

«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең «Җинаятьләрне профилактикалау үзәге» коммерциячел булмаган автоном оешмасы белән хезмәттәшлек турында килешү кысаларында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече хокук бозуларны профилактикалауга юнәлдерелгән чара оештырды.

Балигъ булмаганнар видеодәрес тыңладылар, аннан соң гомум кабул ителгән кагыйдә буларак законны үтәү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Әлеге кагыйдәләрне үтәү үз-үзеңне хөрмәт итүне һәм башка кешеләрне ихтирам итүне формалаштыруга китерә.

Әлеге хезмәттәшлек кысаларында чираттагы дәрес августта оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International