«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Форпост» яшьләр үзәге белән берлектә балалар һәм ата-аналар өчен сәламәтләндерү дәресе оештырдыларр. Чара сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән.
Чара шәһәрнең үзәк паркында узды. Музыкаль озата бару астында саф һавада зарядка ясалды. Соңыннан ата-аналар балалары белән бергә сәламәт яшәү рәвеше, гадәтләр, туклану, витаминнар, көн режимы, чыныгу һәм аларның сәламәтлеккә йогынтысы турында танып-белү викторинасында катнаштылар.