«Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә хокукый агарту чаралары уза

2024 елның 26 июле, җомга

25 июльдә Бөгелмә шәһәренең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен «Юридик компас» чарасы үткәрелде. Максат – социаль хезмәтләр алучыларның коррупциягә каршы законнар өлкәсендә хокукый белемен һәм финанс белеме дәрәҗәсен арттыру.

Катнашучыларга финанс мошенниклыгының нинди төрләре булуын, акча югалтудан ничек сакланырга икәнен сөйләделәр. Акчаны ничек яхшырак җыярга һәм аларны акыл белән сарыф итәргә, эре сатып алуларны ничек планлаштырырга һәм тормышка ашырырга, гаилә бюджеты нәрсә ул һәм аны;ң белән ничек идарә итәргә, шәхси финанс планы ниятләгәнне тормышка ашырырга ярдәм итәчәген белделәр.

Ахырда катнашучылар цифрлы икътисад шартларында финанс белеме коррупциягә каршы торуның нәтиҗәле коралы булып тора дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International