Яшел Үзәндә МХО катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү турында фикер алыштылар

2024 елның 26 июле, җомга

24 июльдә Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә оешмаларның ведомствоара хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча «Ватанны саклаучылар» фондының филиалы социаль координаторлары белән чираттагы очрашу булды.

Фондка һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать иткән һәркемнең мәсьәләләре турында фикер алыштылар: МХО катнашучыларны тыныч тормышка җайлаштыру, сугышчыларны тернәкләндерү, махсус хәрби операциядә катнашучыларны укыту, квалификация күтәрү, яңадан укыту мөмкинлекләре.

Яклар хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә һәрьяклы ярдәм күрсәтү өчен хезмәттәшлекнең мөһимлеген, шулай ук нәтиҗәлерәк аралашу һәм гамәлләрне координацияләү кирәклеген ассызыкладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International