Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Ләйсән Галәвиева 1 нче социаль участокта «Экстремизм һәм террорчылык – җәмгыятькә куркыныч» дигән профилактик дәрес-консультация үткәрде. Чарада социаль куркыныч төркеменә кергән 30дан артык балигъ булмаган бала катнашты.
10–13 сентябрь көннәрендә «Сириус» Университетында IX Бөтенроссия хезмәтне саклау атналыгы узды. Эшлекле программада Россиянең барлык төбәкләреннән һәм 27 илдән 8 меңгә якын катнашучы, 200 чит ил делегаты, 1800дән артык компания вәкилләре катнашты.
Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар махсус хәрби операция өчен маскировка челтәрләрен үрергә керештеләр.
11 сентябрьдә «Игелекле Казан» коворкингында Кадрлар менеджменты ассоциациясе тарафыннан «Магнит» ваклап сату кибетләре челтәре белән партнерлыкта оештырылган чара узды. Чараның максаты – 15–18 яшьлек яшьләрне – балалар йортларын тәмамлаучыларны, шул исәптән мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалидларны, «Магнит Лайф» проектына эшкә урнаштыруны озата бару.
Социаль тернәкләндерү төре буларак инвалидларның социаль мәшгульлеге сәламәтлекләренең шактый бозылуы аркасында хезмәт законнары буенча ачык хезмәт базарында эшкә урнаша алмаган, әмма индивидуаль тернәкләндерү программалары нигезендә хезмәт эшчәнлегенең катлаулы булмаган төрләрен башкарырга сәләтле, хезмәткә сәләтле яшьтәге инвалидларның мәшгульлеген күздә тота.
Татарстанлылар «Россия эше» порталы мөмкинлекләреннән файдалануны дәвам итәләр. 13 сентябрьгә портал аша якынча 56,4 мең гариза бирелгән. Ел башыннан бирле республикада яшәүче 28 673 кеше эш эзләүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.
Куркынычсызлык айлыгы кысаларында Яшел Үзән районының «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар катнашында юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалауга юнәлдерелгән «Куркынычсызлык дәресләре» профилактик чарасы уздырылды.
12 сентябрьдә Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә Россиядә Гаилә елы кысаларында Гаилә белән аралашу көненә багышланган викторина узды.
Алабуга районында «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге директоры Галина Калашникова XIII Бөтенроссия социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә һөнәри осталык конкурсында җиңүче булды. «Ел уңышы» номинациясендә (социаль хезмәт күрсәтү оешмасының иң яхшы җитәкчесе) ул мактаулы икенче урынны яулады.
11 сентябрьдә Арчаның 4 нче санлы мәктәбендә юл-транспорт имгәнүләрен кисәтүгә юнәлдерелгән чара узды. Чарада 3–4 сыйныф укучылары катнашты.