«Өмет» үзәгендә яшүсмерләр арасында экстремистик кәефләрне кисәтү буенча эш алып барыла

2024 елның 16 сентябре, дүшәмбе

Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Ләйсән Галәвиева 1 нче социаль участокта «Экстремизм һәм террорчылык – җәмгыятькә куркыныч» дигән профилактик дәрес-консультация үткәрде. Чарада социаль куркыныч төркеменә кергән 30дан артык балигъ булмаган бала катнашты.

Профилактика эшенең максаты – балигъ булмаганнарны җәмгыятькә каршы гамәлләргә тарту очракларын ачыклау һәм булдырмау, тотышта экстремистик кәефләргә юл булмаган тотрыклы тормыш позициясен формалаштыру. Шулай ук балаларга РФдә бала хокукларының төп гарантияләре турында искә төшерделәр.

Соңыннан катнашучылар мәгълүмати буклетлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International