Евгений Князев гаиләсе белән Баулы районының Александровка авылында яши. Ир-ат уңайсыз график аркасында эштән киткән, ә авылда туры килә торган вакансия таба алмаган.
Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре белгечләренең эш нәтиҗәлелеген күтәрү максатында 9–13 сентябрьдә Министрлыкның Республика ресурс үзәге базасында «Интернет челтәре ресурсларыннан имин файдалану: төшенчә, куркынычлар, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» программасы буенча квалификация күтәрү курслары узды.
24 октябрьдә «Интернетка рәхмәт–2024» X Бөтенроссия компьютер белеме буенча пенсионерларның шәхси казанышлары конкурсына эшләр кабул итү тәмамлана. Конкурс пенсионерлар һәм компьютер белеме алган өлкән яшьтәге (50+) гражданнар арасында онлайн үткәрелә.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Югары Ослан районындагы «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре террорчылыкны кисәтү буенча инструктажлар үткәрә.
Россиядә Гаилә елы кысаларында 14 сентябрьдә Балтач районының «Сабантуй» ял паркында «Әти белән бергә» республика ярышларының сайлап алу туры узды.
14 сентябрьдә Бөгелмә районындагы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре акыллы куллану фестивалендә катнаштылар.
Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре «Без террорчылыкка каршы» уенында катнаштылар. Чара террорчылыкка каршы аң формалаштыруга һәм куркынычсызлык чараларын кабатлауга юнәлдерелгән.
12 сентябрьдә Актаныш муниципаль районында «Игелек узеге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге ачылуга 25 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.
14 сентябрьдә Әгерҗе районының балалар һәм яшүсмерләр өчен «Наз» социаль приюты командасы Минзәләдә узган Республика гаилә сыр фестивалендә катнашты.