10–13 сентябрь көннәрендә «Сириус» Университетында IX Бөтенроссия хезмәтне саклау атналыгы узды. Эшлекле программада Россиянең барлык төбәкләреннән һәм 27 илдән 8 меңгә якын катнашучы, 200 чит ил делегаты, 1800дән артык компания вәкилләре катнашты.
150дән артык чара узды. Аларны хакимият органнары, профсоюзлар, тармак ассоциацияләре, илнең иң эре компанияләре үткәрде. Бу традицион пленар сессияләр, эксперт дискуссияләре, түгәрәк өстәлләр һәм конференцияләр генә түгел, ә кейс-чемпионатлар, тармак конкурсларының финаллары да – хезмәтне саклау өлкәсендә иң яхшы белгечләрне һәм социаль хезмәткәрләрне билгеләделәр.
Бөтенроссия хезмәтне саклау атналыгы кысаларында хезмәт базарында һәм хезмәтне саклау өлкәсендә төп трендлар турында фикер алыштылар, социаль ярдәм өлкәсендәге иң яхшы тәҗрибәләрне анализладылар.
Һәр көн үз тематикасына багышланды: җитештерүдә сәламәтлек, хезмәтне саклау, мәшгульлек, Яшьләр көне.
БХСА-2024 чараларында шулай ук Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашты.
Фото авторы: Россия Хезмәт министрлыгы