11 сентябрьдә «Игелекле Казан» коворкингында Кадрлар менеджменты ассоциациясе тарафыннан «Магнит» ваклап сату кибетләре челтәре белән партнерлыкта оештырылган чара узды. Чараның максаты – 15–18 яшьлек яшьләрне – балалар йортларын тәмамлаучыларны, шул исәптән мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалидларны, «Магнит Лайф» проектына эшкә урнаштыруны озата бару.
Казан шәһәренең балалар йортларын һәм интернатларын тәмамлаган 60тан артык студент актив катнашты, аларның 30дан артыгы проектта катнашырга теләк белдерде.
Чарада Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вәкилләре һәм башкалар катнашты.
2024 елның сентябреннән декабренә кадәр проект кысаларында 30дан артык кешене эшкә урнаштыру планлаштырыла. 2025 елда проектка Татарстан Республикасының барлык районнары да кушылыр дип көтелә, эшкә урнаштырылучылар саны – 150дән артык кеше.