Республика эш бирүчеләре «Россиядә эш» платформасында 45 меңнән артык вакансия урнаштырган

2024 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы эш бирүчеләре «Россиядә эш» хезмәт мөнәсәбәтләре һәм мәшгульлек өлкәсендә бердәм цифрлы платформасында 45 070 вакансия тәкъдим итә. Шулардан:

- 26,1 % сәнәгатьтә (11,7 мең эш урыны);

- 11,7 % төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә (5,3 мең эш урыны);

- 8,8 % сәламәтлек саклау, мәгариф һәм фән, мәдәният өлкәләрендә һәм дәүләт хезмәтендә (4 мең эш урыны);

- 5,7 % сату һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәләрендә (2,6 мең эш урыны);

- 4,4 % транспортта (2 мең эш урыны);

- 1,2 % авыл хуҗалыгында, экологиядә һәм ветеринариядә (0,6 мең эш урыны);

- 0,7 % мәгълүмат технологияләре, телекоммуникацияләр һәм элемтә өлкәсендә (0,3 мең эш урыны);

- 41,4 % – тармак-ара һөнәрләр һәм белгечлекләр (18,6 мең эш урыны).

Татарстан Республикасы хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,08 кеше тәшкил итә. Рәсми эшсезләр сыйфатында 3 416 татарстанлы теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International