Татарстанда «Абилимпикс» катнашучыларын эшкә урнаштыруны тәэмин итүче иң яхшы эш бирүчеләр рейтингы төзелде

2024 елның 9 октябре, чәршәмбе

3 октябрьдә 2024 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасында «Абилимпикс» чемпионатларында катнашучыларны эшкә урнаштыруны тәэмин итүче иң яхшы эш бирүчеләрнең төбәк рейтингында катнашучы оешмаларның эшчәнлеген бәяләү буенча ведомствоара комиссия утырышы булды.

Төбәк рейтингы 2023 елдан, эш бирүчеләрне инвалидларны эшкә алуга стимуллаштыру, эшләүче инвалидлар санын арттыру максатында төзелә. Иң яхшы эш бирүчеләрне Россия Хезмәт министрлыгы методикасы билгеләгән критерийлар буенча билгелиләр.

2024 ел нәтиҗәләре буенча «Абилимпикс» чемпионатларында катнашучыларны эшкә урнаштыруны тәэмин итүче иң яхшы эш бирүчеләрнең төбәк рейтингы түбәндәгечә:

1 урын – Зәй ГРЭСы – «Татэнерго» АҖ филиалы (23 балл);

2 урын – «ТИСБИ» Идарә университеты» югары белем бирү учреждениесе (21 балл);

3 урын – «Казан шәһәренең Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» АҖ (18 балл);

4 урын – «Нурлат аграр техникумы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе (17 балл).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International