Яңа Чишмә районының Шахмай авылыннан Баһаветдиновлар гаиләсе 2010 елда оешкан. Гөлүсә белән Илгиз, югары белем алгач, авылдан беркая да китәргә теләмәгән. Гөлүсә туган авылында экономист булып, Илгиз колхозда эшли башлый. Тиздән ир-ат шәхси эшмәкәр була, хәзер шәхси ярдәмче хуҗалык белән шөгыльләнә.
2018 елда Илгиз игенчелекне үстерүгә грант алган. Баһаветдиновлар арендага җир алалар, грантка трактор сатып алалар. Илгиз үзе шунда эшли. Гаилә терлекләр өчен мини-ферма төзегән. Инициативалы, эш сөючән гаилә башлыгы – ныклы гаилә нигезләренең берсе.
Гаиләдә дүрт кыз үсә. Әти-әниләре аларга хезмәткә хөрмәт һәм туган җиргә мәхәббәт тәрбияли.
Баһаветдиновлар – гади тормыш белән яшәүче гади гаилә. Шул ук вакытта монда тормышны, бер-берсен яраталар, бергә үткәргән һәр минутның кадерен беләләр. Ата-аналар балалары бәхетле һәм тәрбияле булсын өчен барысын да эшли.