Буа интернат-йортында өлкәннәр декадасы дәвам итә

2024 елның 9 октябре, чәршәмбе

«Кадерле ветераныбыз» республика проекты һәм «Туган як» акциясе кысаларында Апас муниципаль районының Табар Черкене мәктәбе волонтерлары Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булдылар. Балалар өлкәннәргә «Йөрәктән йөрәккә» дигән концерт программасы бүләк иттеләр. Алар шулай ук бүләкләр – открыткалар һәм үз куллары белән чигелгән сөлгеләр белән сөендерделәр.

Өлкәннәр декадасы көннәрендә интернат-йорт хезмәткәрләре аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучылар өчен театральләштерелгән тамаша әзерләгәннәр иде. Бу чара психоэмоциональ киеренкелекне бетерүгә, борчылуны киметүгә, социаль хезмәтләр алучыларның коммуникатив сәләтен арттыруга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International