Бүгенге көндә Балтач районында йөзьеллык чиген узган өч кеше яши. Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Татарстан Республикасы Рәисе һәм Балтач районы башлыгы исеменнән азык-төлек җыелмалары Нина Зариповага, Серафима Михеевага һәм Фекла Халтуринага тапшырылды.
Нина Зарипова гомер буе фельдшер булып эшләгән. Хәзер кызы гаиләсендә яши. Балалар сүзләренчә, әниләренең озак яшәү сере – барысы белән дә тату яшәү.
Серафима Михеева сугыш елларында үз мәктәбендә укытырга кала. Ире дә укытучы була. Укытучылар династиясен балалары һәм оныклары дәвам итә.
Укытучылар династиясеннән Фекла Халтурина да. Мәктәпне тәмамлагач ук аны туган мәктәбендә укытырга калдыралар. 17 яшьлек кыз Бөек Ватан сугышы елларында туган уку йортында күп укучыларга белем биргән. Фекла Халтурина пенсиягә кадәр укытучы булып эшли. Бүген аның турында балалары кайгырта.