Мәхмүтовлар–Мөхәммәтҗановларның гаилә учагы – чын җылылык утравы, анда үзара аңлашу, кайгырту һәм хөрмәт хөкем сөрә. Аларның үрнәге илһамландыра һәм традицион гаилә кыйммәтләренең элеккечә үк исән булуын күрсәтә.
Мәгариф бүлеге мөдиренең тәрбия эше буенча урынбасары булып эшләүче Айгөл Ютазы районында яхшы таныш. Ул мәктәпләрдә «Гаилә белеме» проектын кертеп, гаилә тәрбиясе мәсьәләләренә зур игътибар бирә. Шулай ук Айгөл «Минем гаиләм – минем байлыгым» рубрикасында спорт бәйрәмнәре һәм конкурслар оештыручы булып тора. Аларда «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәт алучылары катнаша.
Гаилә башлыгы Рөстәм «Коннект Ойл» компаниясендә эшли, шул ук вакытта спорт белән шөгыльләнергә вакыт таба.
Гаиләдә ике кыз үсә – Камелия һәм Риана. Алар мәктәп укучылары. Ата-аналар балаларына туган җиргә һәм үз тамырларына мәхәббәт тәрбиялиләр, гаилә традицияләрен хөрмәт итәргә өйрәтәләр.
Мәхмүтовлар–Мөхәммәтҗановлар гаиләсе быел Ютазы районын «Нечкәбил» аналык һәм гаилә матурлыгы республика конкурсы кысаларында узган Татарстан гаиләләре фестивалендә тәкъдим итте.