Өлкәннәр ункөнлеге көннәрендә Пучы урта мәктәбе укучылары Актаныш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булдылар. Балалар социаль хезмәт алучыларны хәйрия концерты белән сөендерделәр.
Интернат-йортта шулай ук «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Яр Чаллы шәһәрендәге территориаль идарәсенең Актаныш районындагы бүлек начальнигы Ләйсән Мөхәммәтова да булды. Бүләк итеп ул интернат-йортта яшәүчеләргә буклетлар, блокнотлар, ручкалар һәм яктылыкны кире кайтара торган брелоклар тапшырды. Файдалы бүләкләр һәркемгә ошады.