Яр Чаллыда өлкән яшьтәге кешеләргә игътибар күрсәтәләр

2024 елның 9 октябре, чәршәмбе

Өлкәннәр ункөнлегендә Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге мәктәп һәм лицей укучылары белән берлектә социаль әһәмиятле акцияләр үткәрә. «Картлык шатлыклы» акциясе кысаларында балалар үзәкнең хезмәткәрләре белән берлектә өйләрендә социаль хезмәт алучы ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга бардылар.

Өлкән буын өчен иң кыйммәтле бүләк – игътибар, ә балаларның игътибары аеруча кыйммәтле. Балалар өлкәннәрне котладылар, азык-төлек җыелмалары һәм үз куллары белән ясалган матур открыткалар бүләк иттеләр.

Социаль хезмәткәрләр шулай ук учреждениенең бердәм коллективыннан социаль хезмәт алучыларга чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International