Буа интернат-йортына кунаклар килде

2024 елның 9 октябре, чәршәмбе

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында район башлыгы Ранис Камартдинов, депутат Ринат Гайзатуллин һәм Буа якташлык җәмгыяте президенты Ирек Закиров булдылар.

Өлкәннәргә сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр. Интернат-йортка социаль хезмәт алучылар өчен караватлар алу өчен сертификатлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International