Зәйнең мәшгульлек үзәге белгечләре «Зәй металл конструкцияләр заводы»нда хезмәт кануннары турында мәгълүмат бирделәр.
Баулы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында «Виртуаль туризм. Дөньяда тылсым бар» дигән программа эшли.
Балалар һәм яшүсмерләр өчен "Асылташ" социаль приютында, һәр баланың характердагы үзенчәлекләрен һәм акыл сәләтләрен ачыклау өчен «Коос шакмаклары» методикасын кулланалар. Бу тест биш яштән өлкән балалар белән үткәрелә.
Һөнәрләр бик күп. Кайсын гына алсак та, аларның һәрберсе җәмгыятебез өчен бик кирәкле. Һөнәре булган, кулыннан эш килгән кешенең җирдә һәрвакыт үз урыны, үз юлы, үз һөнәр җимешләре була. Нинди генә чорда яшәсәк тә, без намуслы хезмәт кешеләре булып көн итәргә тиешбез. «Тырышкан табар, ташка кадак кагар» дигән мәкаль һөнәр белгән һәр кешегә туры килә. Һөнәре булган, авырлыктан курыкмаган, эш яраткан кеше, үзен иң бәхетле кеше дип саный ала. Һөнәр сайлаганда кеше үз язмышын сайлый. Сайлаган һөнәрегез үзеңә ошый һәм шатлык китерә торган булсын.
Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреңдениесендә янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсе буенча өлкән инспектор Г.Гатин катнашында киңәшмә булды.
2017нче елда Актаныш районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге "РИТЭК" ААҖ һәм "ЛУКОЙЛ" Хәйрия фонды уздырган социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында "Рухилык һәм мәдәният" номинациясендә “Үзеңдә үзеңне тап” проекты белән катнашып җиңү яулады.
1 июньдә Лаишта мөмкинлекләре чикле булган балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәкләренең Попечительләр советы утырышы оештырылачак.
Буа муниципаль районындагы “Гармония” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре ведомствара эчке рейд оештырды. Даими рейдлар яшүсмерләр арасында тәртип бозуны кисәтергә, ата-аналарның балаларына карата үз вазыйфаларын тиешле рәвештә башкаруын контрольдә тотарга ярдәм итә.
Бүген, 31 майда Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге инициативасы буенча «АЛСУ» Әлмәт оек-носки фабрикасы» ҖЧҖ вәкилләре белән очрашу узды.
Шушы көннәрдә Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эшлекле сәфәр белән Кырым республикасында булды.