Буа муниципаль районындагы “Гармония” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре ведомствара әчке рейд оештырды. Даими рейдлар яшүсмерләр арасында тәртип бозуны кисәтергә, ата-аналарның балаларына карата үз вазыйфаларын тиешле рәвештә башкаруын контрольдә тотарга ярдәм итә.
Рейд барышында авыр хәлдә булган ун гаилә тикшеререлде. Ике гаиләгә социаль ярдәм рәсмиләштерү буенча мәгълүмәт бирелде, торакларның санитар торышы тикшерелде. Гаиләдәге ызгышларны кисәтү, комуналь хезмәтләр өчен вакытында тәләү буенча аңлату алып барылды. Янгын чыгуны кисәтү уңаеннан электр үткәргечләргә, розеткаларга аерым игътибар hәм киңәшләр бирелде.