Яр Чаллы шәһәре Дәүләт казна учреждениясе 2018 елның апрелендә “Флорист” өстәмә һөнәри укыту программасы буенча квалификацияләр үстерү региональ агентлыгында 12 эшсез гражданны укытуны оештырды.
Түбән Каманың «Веста» үзәгендә әниләргә һәм яңа туганнан 3 яшькә кадәр булган сабыйларга юнәлдерелгән “Әни һәм бәби” клубы үз эшен башлап җибәрде. Әлеге клубта дәресләр мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә йөрмәүче сабыйларның күпкырлы иртә үсешен үстерү һәм ата-аналарның педагогик белемнәрен күтәрү максаты белән үткәрелә.
30 майда Алабуганың мәшгульлек үзәгендә «Иң яхшы эшче һөнәре – минем булачак һөнәрем» дип исемләнгән конкурс җиңүчеләрен котладылар.
30 майда Теләче районында «Субъектларның социаль авыр хәлдә калган гаиләләрне һәм балаларны ачыклап, социаль тернәкләндерү системасында катнашуы турында» дигән темага зона киңәшмәсе узды.
30 май көнне Бөгелмәнең “Возрождение “ тернәкләндерү үзәгендә “Бергә булдырабыз” проекты уңаеннан чара оештырылды.
29 майда Чистайның «Юлдаш» картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр Болгар дәүләт музей-тыюлыгында булды.
31 май көнне "PROFF – навигатор" һөнәри ориентлашу проекты уңаеннан Зәйдә “Һөнәрләр дөньясына сәяхәт” дип аталган квест-уен узды. Әлеге чараны мәшгульлек үзәге мәгариф идарәсе һәм Зәй политехник колледжы белән берлектә оештырды.
29 майда Кайбыч районында «Субъектларның социаль авыр хәлдә калган гаиләләрне һәм балаларны ачыклап, социаль тернәкләндерү системасында катнашуы турында» дигән темага зона киңәшмәсе узды.
2018нче елның 29 маенда Казан социаль-эшлекле «Бинк» клубында районның вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Вакантлы эш урыннары ярминкәсендә 12 кадлар хезмәте оешмалары һәм предприятиеләре катнашты: ҖЧҖ “Коттон Вэй Медсервис”, ҖЧҖ “ Казан мельница”, ҖЧҖ “Казан электромеханик заводы”, ҖЧҖ “Металл профиль компаниясе”, ҖЧҖ “Сурсад плюс”, ҖАҖ “Совкомбанкы”, ДАССО “ 11 нче шәһәр сырхауханәсе”, 1 нче троллейбус депо “Метроэлектротрансы”, ДБУ “112 нче номерлы кичектергесез чакырулар хезмәте”, МБББУ “65 нче рус-татар гомуми белем бирү мәктәбе”, ТР ДАСУ “Каратай исемендәге республика тернәкләндерү үзәге гадәттән тыш хәлләр министрлыгы”, МАМББУ “ 107 нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы”, алар 670 вакантлы эш урыннары тәкъдим иттеләр.
Яр Чаллы шәһәре округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге "Бергә булдырабыз" проектын тормышка ашыра.
Үзәкнең 38 инвалид бала һәм 12 ата-аналары өчен 29нчы майда "Балалар хореография мәктәбендә" тәрбияләнүчеләре "Шүрәле" исемле театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Кечкенә артистлар аз вакыт эчендә урман тормышын күрсәтеп, тамашачыларда бары уңай эмоцияләр тудырды.