Баулы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында «Виртуаль туризм. Дөньяда тылсым бар» дигән программа эшли.
Проектның максаты:өлкән буын һәм инвалидларның тормыш рәвешен сыйфатландыру, гомерен озынайтуны. Программаны тормышка ашыруда аз хәрәкәтләнүчән кешеләр Татарстан, Россия, Австралия, Прага, Һиндстан, Испания, Бали утравы, Мисыр, Япониядә, виртуаль рәвештә сәяхәт иттеләр. Камчатка ярымутравында«булдылар», Абхазия гүзәллеге белән таныштылар.
Интернат-йортта тәрбияләнүчеләр виртуаль туризмны уңышлы проект дип саный.