«АЛСУ»   җитәкчелеге белән очраштылар

2018 елның 31 мае, пәнҗешәмбе

Бүген, 31 майда  Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге инициативасы  буенча «АЛСУ» Әлмәт оек-носки фабрикасы» ҖЧҖ   вәкилләре белән очрашу узды.

Очрашуның темасы булып  ике мәсьәлә торды. Беренчесе  буенча   предприятиянең финанс-икътисадый торышы,  хезмәт базарындагы вәзгыять турында фикер алыштылар.

Икенче  мәсьәләгә күчеп  Әлмәтнең мәшгульлек үзәге  хезмәткәрләре  халыкны эш белән тәэмин итү  буенча тормышка ашырыла торган программалар турында, шул исәптән иҗтимагый һәм вакытлыча эшләрне  оештыру һәм  эшкә мохтаҗлыгы булган инвалидлар өчен хезмәт урыннарын җиһазландыру (яраклаштыру) турында  сөйләде. Шулай ук уку йортларын тәмамлаучыларны вакытлыча эш белән тәэмин иткән очракта хезмәт хакы түләүгә киткән чыгымнарны  каплау өчен субсидия алу мөмкинлеге  турында  мәгълумат бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International