2017нче елда Актаныш районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге "РИТЭК" ААҖ һәм "ЛУКОЙЛ" Хәйрия фонды уздырган социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында "Рухилык һәм мәдәният" номинациясендә “Үзеңдә үзеңне тап” проекты белән катнашып җиңү яулады.
“Активациометр” программалы-аппарат комплексы "РИТЭК" ААҖ һәм "ЛУКОЙЛ" Хәйрия фонды уздырган социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы гранты ярдәмендә алынды. Әлеге аппарат шәхси психофизиологик статусын, психоэмоциональ халәтен, шәхеснең социаль-психологик үзенчәлекләрен диагностикалау һәм кыска вакыт эчендә социаль-психологик характердагы проблемаларны ачыклау өчен билгеләнгән.
Проектта гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә социаль хезмәт алучы социаль яктан куркыныч гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар, инвалид балалар катнашты. Проектны тормышка ашырганда шәхси программа нигезендә социаль хезмәтләр колачланды, катнашучыларның акыл эшчәнлеге усеше тикшерелде. Гаиләләрне психологик-педагогик яклау үсүе күзәтелде, ягъни “Активациометр” программалы-аппарат комплексы ярдәмендә проектта катнашучыларның мөһим психологик узенчәлекләрен ачыклауга ирешелде. Әлеге юнәлештә бүгенге көндә дә эш нәтиҗәле дәвам итә.