Зәйнең мәшгульлек үзәге белгечләре «Зәй металл конструкцияләр заводы»нда хезмәт кануннары турында мәгълүмат бирделәр.
Мәшгульлек үзәгенең эшкә урнаштыру һәм махсус программалар бүлеге башлыгы Ольга Лаптева завод хезмәткәрләренә эштән куылган очракта ниниди кануннарны истә тотарга кирәклеге һәм башка мөһим мәсьәләләрне аңлатып узды.
Соңыннан очрашуда катнашканнарны шәһәр предприятиеләрендәге вакантлы урыннар ассызыклап уздылар, «Работа в России» порталының мөмкинлекләре турында да сөйләделәр. Чарада 45 кеше катнашты.