Диагностик җиһазлау «Коос шакмаклары»

2018 елның 31 мае, пәнҗешәмбе

Балалар һәм яшүсмерләр өчен "Асылташ" социаль приютында, һәр баланың характердагы үзенчәлекләрен һәм акыл сәләтләрен ачыклау өчен «Коос шакмаклары» методикасын кулланалар. Бу тест биш яштән өлкән балалар белән үткәрелә.

Тернәкләндерү процессында, балаларның фикерләү киңлеген үстерү, игътибарлык, сабырлык, түземлекне формалаштыруда, бу методика үзен яхшы яктан күрсәтте, ди белгечләр. Шакмаклар белән манипуляция ярдәмендә бала, мөстәкыйль рәвештә, тәкъдим ителгән биремнәрне үти. «Коос шакмаклары» методикасы биремнәр белән карточкалардан һәм кырлары төрле төстәге шакмаклардан тора.

Биремнәрнең асылы, баланың шакмаклардан карточкадагы кебек сүрәт җыя алуында. Күнегүләр авырлыклары белән аерылу сәбәпле, билгеле эзлеклелектә бирелә. Шулай ук тест барышында куелган бурычны уңышлы хәл итүгә күпме вакыт сарыф ителүве дә мөһим күрсәткеч булып тора.

Бирелгән эш уңышлы булсын өчен, "Асылташ" социаль приюты психологы Матросова Нелли Робертовна, алдан бала белән игътибарлап барлык  элементларны  карыйлар һәм аларның ничек буялуларын тикшерәләр. Эшкә керешкәнче  психолог, баланың рәсемне ничек жыя башлавы турында сорый, әгәр дә бала кыенлыкларга юлыкса, аңа ярдәм күрсәтелә. Хатасыз үзенә кирәкле бизәкләрне әйтеп бирә алуы, бик яхшы нәтиҗә дип санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International