ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2018 ел
җомга

Яр Чаллы шәһәре “Кояшкай”а мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә "Бергә булдырабы!” чарасы узды. Проектта 56 инвалид бала һәм 13 ата-ана катнашты.

 

Югары Ослан муниципаль районындагы «Өмет утрауы» халыкка комплекслы социаль  ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү  бүлегендә мөмкинлекләре чикле балаларга аеруча игътибар бирелә. Бүгенге көндә районда 62 инвалид бала яши. «Участокта социаль хезмәт күрсәтү» һәм «Өйдә визит ясау» технологияләре уңаеннан аларга, төрле   хезмәтләр  күрсәтелә.

 

«Доверие» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге  белгечләре 31 майда Яр Чаллы шәһәренең Үзәк районы ветераннар Советы утырышында катнашты.

Утырыш барышында үзәк белгечләре чакырылган затларны һәм Ветераннар Советы әгъзаларын социаль ярдәм күрсәтүнең төрләре, формалары белән таныштырды. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенә кабул иткәндә кирәкле документлар, социаль хезмәтләр күрсәтү шартлары, тарифлар турында мәгълүмат бирделәр.

 

Мобиль бригада - инновацион социаль технология, ул социаль хезмәтләр күрсәтү буенча өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга аларның яшәү урыны буенча гамәлгә ашырыла. Югары Осланның  «Өмет утрауы» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә реализацияләнә. Мобиль бригадасының төп  бурычы – ялгыз яки ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарның, инвалидларның яшәү урыннарына бик кирәкле социаль хезмәтләрне  максималь  якынлаштыру. Белгечләр бригадасы социаль хезмәтләр аеруча кирәк булган еракта урнашкан авыл җирлекләрендә яшәүче  өлкәннәр өчен   формалаша.

 

 

 

Питрәчнең «Шатлык» приютында хезмәт тәрбиясенә зур игътибар бирелә. Мондый алым хезмәткә карата уңай караш тәрбияли, ди белгечләр.

 

 

1988 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 31 майны Бөтендөнья тәмәкесез көн дип игълан итте. Әлеге уңайдан Татарстан районнарында эшләп килүче социаль тернәкләндерү үзәкләре һәм интернет-йортларда чаралар оештырылды. 

 

 

 

 

2018 елның 30 маенда Теләченең “Родник” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре авылларга сәфәр чыкты. Үзәк һәрдаим көндәлек эшләрдә ярдәм күрсәтүче мобиль бригада белән  Югары Кибәхуҗа һәм Трөк-Тямти авылларында булып кайтты.

 

Биектау районының «Өмет» комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге авылга чыгуны оештыра.

Үзәктә тәрбияләнүче мөмкинлеге чикле балалар тәрбияләүче әти-әниләр өчен айга бер мәртәбә төбәкара иҗтимагый оешма юристы  белән очрашу уздырыла. Очрашуда әти-әниләр квалификацияле юридик ярдәм ала. Юрист мөмкинлеге чикле балаларның хокуклары, ирекләре, гариза язу үрнәге, торак мәсьәләләсен хәл итү, пенсия хокуклары турында киңәшләрен бирә. 2018 елның 31 май көнендә “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Бергә булдырабыз” республика проекты уңаеннан юрист белән чираттагы очрашу булды.

 

29нчы майда халыкны эш белән  тәэмин итү үзәге белән Әлмәт дәүләт нефть институтының  һөнәри юнәлеш бирү өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү һәм укуны тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру  мәсьәләләре буенча проректор белән  очрашу булып узды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International