Эльмира Зарипова Кырымдагы коллегасы белән очрашты

2018 елның 31 мае, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эшлекле сәфәр белән Кырым республикасында булды.

Министр Эльмира Зарипова Кырым республикасының хезмәт һәм социаль яклау министры Елена Романовская белән берлектә «Соколинский психоневрология интернат» һәм «Бахчисарай психоневрологик интернат»лары тормышы белән танышты.

Министрлар торак корпуслары, объектның инфраструктурасы һәм башка структур учреждениеләрне күзәттеләр. Интернатта тәрбияләнүчеләрнең ялы турында да мәгълүмат алдылар.

Ике министр очрашуы вакытында бердәм түләү һәм башка мөһим мәсьәләләр турында да фикер алышу булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International