1 июньдә Лаишта мөмкинлекләре чикле булган балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәкләренең Попечительләр советы утырышы оештырылачак.
Чарада Татарстан дәүләт Советы рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт – Милосердие» депутат-хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Татьяна Ларионова, Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Лаиш районы башлыгы Михаил Афанасьев, тернәкләндерү үзәге вәкилләре катнаша.
Шулай ук Лаишта Балалар көненә багышланган бәйрәм дә узачак.