ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2018 ел
сишәмбе

Биш көнлек хезмәт атнасында 10, 11, 12, 15, 16 һәм 17 июнь ял көннәре дип билгеләнә. 9 һәм 14 июнь көннәрендәге эш вакыты бер сәгатькә кыскартыла.

2018 елнын 5 июнендә  Кама Тамагы муниципаль районы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмэт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе  белгечләре волонтерлар белән берлектә Балаларны яклау көненә багышлап «Балачак бәйрәме» оештырды.

 

Әлкинең картлар һәм инвалидлар интернат-йортында “Наркотиклардан башка тормыш” дигән лекция укыдылар.

Түбән Каманың “Балкыш” приютында җәйге чорда куркынычсызлык чаралары турында сөйләштеләр.

“Без булдырабыз” проекты уңаеннан Казанга, Мәскәү шәһәренең Дәвалаучы педагогика үзәге белгечләре килде. Бу үзәкнең җитәкчесе – Битова Анна Львовна, үзенең командасы һәм безнең белгечләр белән, без проект буенча эшли торган интернат–йортларда булды.

Мәскәү белгечләре аларга балалар белән эшләү өчен кирәкле яңа, заманча китаплар бүләк итт һәм үзләренең мөһим киңәшләрен бирде.

2018 елның 7 июнендә Яңа Чишмә районы мәшгульлек үзәге белгечләре тарафыннан вакансияләр ярминкәсе үткәреләчәк.


 

"Асылташ" социаль йортына, бу көннәрдә космик корабль "төште". Бу "Дөньяның җиде могҗизасы" планетарие иде. Аның  залга төшүе, чыннан да, иң чын могҗиза. Күп могҗизалар күргән укучыларыбыз, мона бик гаҗәпләнде.

 


4
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

Алабуганың картлар һәм инвалидлар интернат-йортында шахмат-шашка турниры булып узды.

3 июнь көнне Югары-Утар акылга зәгыйф балалар интернат-йортында Мәскәү белгечләре килде. Интернат-йортта Мәскәү шәһәре “Дәвәлау педагогика үзәге” белгечләре А.Битова, А.Фадина һәм ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министр урынбасары Ю.Абдреева, шулай ук “Апрель” Казан шәһәре реабилитация үзәге вәкилләре, Саба районы социаль яклау бүлеге башлыгы М.Хуҗин һ.б. Югары-Утар балалар йорты-интернаты директоры И.Гараев  белән берлектә семинар булып узды. Шулай ук чарада Югары-Утар интернатында эшләүче медицина хезмәткәрләре, тәрбиячеләре дә катнашты.

 

 

 

1 июньдә Биектау районы «Өмет» комплекс социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә күңелле бәйрәм узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International