Әлкинең картлар һәм инвалидлар интернат-йортында “Наркотиклардан башка тормыш” дигән лекция укыдылар.
Чара Халыкала наркотикларга каршы көне уңаеннан оештырылды. Әлеге көн 26 июньдә билгеләнеп узачак. Лекцияне социаль хезмәт алучы 30 кеше тыңлады. Очрашуның максаты сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, ди проект авторлары. Шулай ук бу көнне интернат-йортта шашка буенча турнир узды. Җиңүчеләр Татарстан күләмендә оештырыла торган шахмат-шашка уеннары буенча көч сынашырга Казанга барачак.