Бүген Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Кама Тамагы муниципаль районында эш визиты белән булып китте. Ул шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте.
Менделеевск районының. “Кама таңнары” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында балчыктан әвәләү дәресе оештырылды.
Яр Чаллы шәһәренең балалар һәм яшүсмерләр өчен "Асылташ" социаль йорты балалары ел саен Россиянең эчке эшләр министрлыгы иҗтимагый советы ярдәме белән уздырыла торган Россиякүләм «Полицейский - Степа абый», балалар иҗаты бәйгесендә катнашты.
Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләре хезмәт хакы буенча бурычларын кайтаруны дәвам итә.
Бөгелмә муниципаль районының “Маяк” социаль үзәге белгечләре вакытны файдалы үткәрү серләрен яхшы белә. Үзәктә эшләүче Елена Ризатдинова үз эшеннән ямь табып эшли белә.
Саф һавада уйнаган уеннар бала организмына нык йогынты ясый, ди белгечләр. Гомумән, саф һавада йөрү физик һәм психик сәламәтлекне арттыра. Ә сәламәтлекне спорттан башка ныгытып булмый.
Халыкара Балаларны яклау көне уңаеннан Зәй муниципаль районының “Шатлык” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре үзәктә исәптә торучы 56 гаиләдәге балалар һәм аларның әти - әниләре өчен “Балачак дөньясында!” дип исемләнгән чара оештырды.
Тәтеш картлар һәм инвалидлар йортында социаль ярдәм алучылар арасында шахмат-шашка буенча Республика конкурсында катнашу өчен сайлап алу туры узды.
31 майда Әлмәтнең «Опека» үзәгендә ата-аналар өчен «Баланың әхлакый яктан үсешендә гаиләнең роле» һәм «Балада начар гадәтләр булдырмауда ата-ананың шәхси үрнәге» дигән лекция узды.
Лениногорск шәһәренең мәшгульлек үзәге район авыл башлыклары белән очрашу оештырды. Очрашуда авыллардагы эш бирүчеләр белән элемтәне ныгыту турында сүз барды.