Бу көннәрдә Мәскәүдә Россиянең иң зур чараларыннан берсе Добровольцлар фестивале булып узды. Татарстан делегатлары арасында Алабуга картлар һәм инвалидлар интернат-йортының яшь белгече Ирина Алчина да бар иде.
«PROFF-навигатор» һөнәри ориентлашу проектын тормышка ашыру уңаеннан Зәй мәшгульлек үзәге мәгариф идарәсе белән берлектә 3нче мәктәпнең 3-4нче сыйныфларында укучы 30 бала өчен профильле смена оештырды.
Аксубайның “Мечта” балалар һәм яшүсмерләр приютында тәрбияләнүчеләр арасында янгын куркынычсызлыгына нисбәтле булган чара оештырылды.
Бүген Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Татарстанның Балтач һәм Кукмара районнарына эш визиты оештырды.
2018нче елның 1нче июне көнне Әлмәт шәһәрендә ««Мобиль ТелеСистемалар» Публика Акционер Җәмгыяте» компаниясенең «Йөз игелекле гамәл» хәрәкәте уңаеннан «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белән берлектә игелекле чара оештырылды. Үзәкнең гаилә һәм балаларга ярдәм бүлекчәсендә социаль ярдәм алучы күп балалы Васильева Людмила гаиләсенә матди ярдәм күрсәтелде.
Питрәч муниципаль районы "Кайгырту" социаль хезмәт күрсәтү учреждениясе педагогы Валентина Киселева 2018 елның 5 июнендә балалар шәһәрчеге территориясендә Бөтендөнья әйләнә - тирә мохитне саклау программасы уңаеннан "Тынычлыкны саклыйк" исеме астында асфальтта рәсем ясау конкурсы уздырды.
«Балкыш» социаль тернәкләндерү үзәгендә Чистайның мәшгульлек үзәге белгечләре яшь инвалидлар белән очрашты.
4 июньдә Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәге “Доверие” социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә ярдәм алучы балалар белән очрашу үткәрде. Мәшгульлек үзәге комплекслы план нигезендә, оештырган проект, җәйге каникул чорында эшләргә теләк белдергән балалар өчен уздырылды.
5 июнь көнне Бөгелмәнең “Маяк” социаль үзәгендә шәфкать туташы Елена Федотова катнашында “Нарконикларга юк!” дип әйтәбез” темасына әңгәмә булып
Агымдагы елның май аенда Әлмәт районында хезмәт шартларын тикшерү буенча чаралар оештырылды. Барлыгы 53 хезмәт урыннары тикшерелде, дип хәбәр итә проект авторлары.