Түбән Каманың “Балкыш” приютында җәйге чорда куркынычсызлык чаралары турында сөйләштеләр.
Инструктажны өлкән балаларга приют тәрбиячеләре Галия Зайцева һәм Лидия Белоусова үткәрде. Чараның максаты: балаларга иминле кагыйдәләрен аңлату, өйдә, урамда, транспортта, урамда, су буйларында үз-үзеңне дөрес тоту кирәклеге төшендерелде. Дәрес барышында балалар беренче медицина ярдәме күрсәтергә дә өйрәнделәр.
Соңыннан балалар алган белемнәрен плакатларда чагылдырды һәм кече яшьтәгеләр каршында чыгыш ясадылар.