2018 елнын 5 июнендә Кама Тамагы муниципаль районы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмэт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре волонтерлар белән берлектә Балаларны яклау көненә багышлап «Балачак бәйрәме» оештырды.
Бәйрәм бик бик бай һәм кызыклы үтте, ди оештыручылар. Мультфильм герое “ Трям” – Алинә Миңнегалиева балалар белән төрле конкурслар һәм флеш-моб үткәрде. Балалар асфальтта рәсем ясады, биеде.
Балаларга шәхси эшмәкәрләр бүләкләр тапшырды.