Бүген Бөгелмәнең мәшгульлек үзәгендә мөстәкыйльлек буенча бизнес-дәрес узды. Чара физик мөмкинлекләре чикле булганнарга үз эшләрен оештырырганда консультация белән ярдәм итә.
2018 елның 7-8 июнендә Нурлат мәшгүльлек үзәгендә эшсез гражданнарга хезмәт базарында социаль җайлашу буенча хезмәт күрсәтелде.
Зәй районында ялгыз яшәүче гражданнарны барлыйлар. Чараның максаты үз-үзләрен кайгырта алмаган карт һәм инвалидларны исәпкә алып, алар белән очрашу.
Түбән Каманың “Веста” гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Наталья Емельянова аек тормыш рәвешен пропагандалаучы чара оештырды.
Чирмешәннең «Доброе сердце» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Шәхеснең үз-үзен оештыру чарасы буларак, ишегалды уеннары” дигән яңа технология эшен башлады.
7 июнь көнне Әгерҗенең "Ласка" педагог-психологы E.Нехорошкова яшүсмерләр белән тренинг дәрес уздырды. "Биш игелекле сүз" исемле бу шөгыль балаларны дуслаштыру, аларны берләштерү, бер-берсен яхшы аңлау, усаллыкны киметү өчен оештырылды.
Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәге белгечләре КАМАЗ Мәдәният сараенда үткәрелгән буш эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясадылар. Чарада шәһәрнең 16 оешмасыннан кадрлар белән эшләүче белгечләр катнашты. Шулар арасыннан ҖЧҖ ФҖО “РОСТАР”, ПАҖ “КАМАЗ” Логистик үзәге, ҖЧҖ “Бринэкс группасы”, МУП “Метроэлектротранспорт” Казан шәһәре, ҖЧҖ ИПФ “Краст”, ҖЧҖ “Лента”, ҖЧҖ “КамаЛизинг+”, барлыгы 147 буш эш урыны тәкъдим ителде.
Яр Чаллы шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге дәүләт казна учреждениясе өч яшькә кадәр бала карау буенча ялда булган һәм киләчәктә хезмәт эшчәнлегенә кайтырга уйлаган хатын-кызлар өчен һөнәри укыту һәм өстәмә һөнәри укыту оештыра.
Социаль өлкәнең хөрмәтле хезмәткәрләре һәм ветераннары, кадерле коллегалар! Сезне профессиональ бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйм!
Чаллының «Ышаныч» гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә ял көне клубының чираттагы очрашуы узды. Очрашуда балаларның табигатьтә йөргәндә үз-үзләрен тотышы турында сөйләштеләр.