Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәге белгечләре КАМАЗ Мәдәният сараенда үткәрелгән буш эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясадылар. Чарада шәһәрнең 16 оешмасыннан кадрлар белән эшләүче белгечләр катнашты. Шулар арасыннан ҖЧҖ ФҖО “РОСТАР”, ПАҖ “КАМАЗ” Логистик үзәге, ҖЧҖ “Бринэкс группасы”, МУП “Метроэлектротранспорт” Казан шәһәре, ҖЧҖ ИПФ “Краст”, ҖЧҖ “Лента”, ҖЧҖ “КамаЛизинг+”, барлыгы 147 буш эш урыны тәкъдим ителде.
Вакантлы эш урыннары: слесарь-ремонтчы, сыйфат тикшерүчесе, контроль-кертү пункты тикшерүчесе, КИПиА көйләүчесе, төяүче, кухня эшчесе, җитештерү һәм хезмәт мәйданнарын җыештыручы, автомобиль йөртүчесе, слесарь-җыючы термист, лаборант, кондуктор, трамвай һәм троллейбус йөртүче һәм башкалар.
Эш бирүчеләргә “Дискриминация характерында чикләрне үз эченә алган мәгълүмат таратуны тыю турында басма таратылды, шулай ук хезмәт базарында теркәлүче, Яр Чаллы шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша тормышка ашырылуны мәшгульлек программалары турында сөйләнелде.
Ярминкәгә барлыгы 126 кеше килде, шуның 16сына алга таба эшкә урнашу өчен ярминкәдә катнашкан оешмаларның вакантлы эш урыннарына юллама бирелде.