5 июньдә “Татарстан республикасы Ветераннар берлеге” иҗтимагый оешмасы Казанның социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре белән очрашты.
8 июнь көнне Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре ТОС җитәкчесе Наилә Сәлимгәрәева белән берлектә, Россия көненә багышлап, “Сәламәтлек” клубы катнашучыларына “Өлкәннәр өчен сабантуе” оештырып үткәрделәр.
Агымдагы елның 6нчы июненнән Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, алга таба Әлмәт транспорт идарәсенә эшкә урнаштыру максаты белән, эшсез гражданнарны "троллейбус йөртүчесе" белгечлеге бирүче курсларга укырга җибәрде.
Агымдагы елның май аенда «Берег Надежды» социаль ярдәм күрсәтү үзәге янгын куркынычсызлыгы бүлеге белән берлектә район буенча рейдка чыкты.
Питрәчнең “Шатлык” приютында тәрбияләнүчеләр хәйрия концертында булдылар. Концерт Казан кооператив институты тарафыннан оештырылган иде.
Бөгелмәнең «Возрождение» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрнең тернәкләндерү үзәгендә тренинг булып узды. Чара “Без булдырабыз” республика проекты уңаеннан оештырылды.
8нче июньдә Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Социаль хезмәткәр көненә багышланган “Игелек белән тулсын йөрәкләр!" дигән тантаналы чара булып узды.
Яр Чаллы шәһәренең “Солнышко” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә җыр укытучысы Н.Городилова җитәкчелегендә музыкаль чара узды. Өлкән төркем һәм стационар бүлек балалары, кечкенә төркем реабилитантлары өчен “Кабартма” әкиятен сәхнәләштереп күрсәтергә булды, ди проект авторлары.
Түбән Каманың «Веста» балаларга һәм гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре «Бакчачылык» хезмәт белән тәрбияләү чарасы оештырды.
Алабуганың “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәүлек буе эшли торган бүлек тәрбиячеләре Юлия Свиньякова һәм Гөлчәчәк Самойлова ”Җәйге каникулда куркынычсызлык” дигән темага танып – белү әңгәмәсе үткәрде.