Яр Чаллы шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге дәүләт казна учреждениясе өч яшькә кадәр бала карау буенча ялда булган һәм киләчәктә хезмәт эшчәнлегенә кайтырга уйлаган хатын-кызлар өчен һөнәри укыту һәм өстәмә һөнәри укыту оештыра.
Укыту “Эрудит-Селдом” Яр Чаллы шәһәре Вахитов урамы, 3 йорт һәм Автоном коммерция булмаган “Квалификацияләрне үстерү үзәгендә” Сөембикә проспекты 47нче йорт (43/20) адресы буенча үткәрелә. Тегүче, визажист, камыр ризыклары пешерүче һ.б. һөнәрләргә уку мөмкинлеге бар.
Укыту буенча “Яр Чаллы шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге” дәүләт казна учреждениясенең 219 кабинетына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гариза тапшырыр өчен кирәкле документлар исемлеге: