Чирмешәндә ишегалды уеннары популярлаша

2018 елның 8 июне, җомга

Чирмешәннең «Доброе сердце»  комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Шәхеснең үз-үзен оештыру чарасы буларак,  ишегалды уеннары”  дигән яңа технология эшен башлады.

Бүген социаль педагог Е. Шипилова шул технология кысаларында балалар белән икенче дәрес үткәрде.  Балалар рәхәтәнеп туп белән рольле уеннар уйнады. Мәсәлән: “Картошка», «Одиннадцать», «Вышибалы», «Краски», «Казаки-разбойники» һәм башкалар.

Әлеге технология буенча чаралар  җәй көнендә аена ике тапкыр, ә көз көне аена бер дәрес, уздырылачак, ди проект авторлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International