Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипованың Социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан мөрәҗәгате

2018 елның 8 июне, җомга

Социаль өлкәнең  хөрмәтле хезмәткәрләре һәм ветераннары, кадерле коллегалар! Сезне профессиональ бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйм!

Социаль хезмәт үз эшеңә намуслы караш кына түгел, ә күңел байлыгы, сабырлык һәм кеше кайгысын үз йөрәгең аша уздыруны да таләп итә. Бу гади эш кенә түгел, ә үзеңне багышлау. Әлеге һөнәргә Сез гаять сизгер йөрәгегез кушуы буенча килгәнсез. Нәкъ менә сезнең ихлас тырышлык нәтиҗәсендә кешеләр килер көнгә өмет белән карый. Тормыш сынауларын узар өчен көч ала.

Татарстанның социаль өлкә хезмәткәрләре ветераннар һәм инвалидлар, күп балалы һәм аз керемле гаиләләрне, сабыйларны һәм өлкәннәрне - булышлыкка аеруча мохтаҗларны кайгыртып яши.

 Ел саен 180 меңләп кешегә социаль хезмәт ярдәм күрсәтелә. Шул исәптән, 20 меңләп өлкәннәр һәм инвалидлар үз өйләрендә социаль ярдәм ала. Республиканың 1, 7 миллион кешесе федераль һәм республика дәрәҗәсендәге социаль булышлык тоеп яши.

Республикада социаль оешмаларның күп фукцияләре гамәлдә, социаль хезмәт күрсәтүне яхшыртуга юнәлдерелгән максатчан программалар тормышка ашырыла.

Бу бәйрәм көнендә катлаулы һәм җәмгыять өчен зарури хезмәтегез тәрбиягездәге кешеләр язмышына карата ипле һәм игътибарлы булганыгыз өчен, үз эшегезгә чиксез тугърылык һәм мөнәсәбәтегез өчен ихлас рәхмәтләр кабул итегез. Аеруча җылы рәхмәт сүзләренә социаль хезмәт ветераннары лаек. Аларның бай тәҗрибәсе һәм зирәклеге яшьләргә өлге булып тора. Чын йөрәктән сезгә бәхет, саулык, иминлек һәм игелекле хезмәтегездә чиксез дәрман һәм уңышлар телим. Сезнең компетентлык , хезмәт сөю, күңел җылылыгы алга таба да кешеләр бәхетенә хезмәт итсен!

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International