Эшсезләргә социаль җайлаштыру хезмәте күрсәтелде

2018 елның 8 июне, җомга

2018 елның 7-8 июнендә Нурлат мәшгүльлек үзәгендә эшсез гражданнарга хезмәт базарында социаль җайлашу буенча хезмәт  күрсәтелде.

Тренингны “Бинк” Казан шәһәре социаль-эш клубының белгече А. Вылегжанина  уткәрде. Ул эшсез гражданнарга ничек үзләренең психологик хәлләрен яхшырту һәм хезмәткә теләкне көчәйтү турында сөйләде. Шулай ук, элеге гражданнар ничек итеп мөстәкыйль рәвештә эш эзләү юллары турында, резюме төзәргә һәм эш тәкъдим итүче белән дөрес  әңгәмә оештыру тәртипләрен өйрәнделәр.

Чара ахырында һәр эшсез үзенә кагылышлы тәкъдимнәр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International