Зәй районында ялгыз яшәүче гражданнарны барлыйлар. Чараның максаты үз-үзләрен кайгырта алмаган карт һәм инвалидларны исәпкә алып, алар белән очрашу.
“Шатлык” комплекслы социаль ярдәм үзәге хезмәткәрләре ялгыз яшәүче 70 яшьтән олыракларны барлый. Барлыгы 726 кеше исәпкә алыначак, ди социаль хезмәткәрләр.