7 июнь көнне педагог-психолог E.Нехорошкова яшүсмерләр белән тренинг дәрес уздырды. "Биш игелекле сүз" исемле бу шөгыль балаларны дуслаштыру, аларны берләштерү, бер-берсен яхшы аңлау, усаллыкны киметү өчен оештырылды.
Тренинг барышында тәрбияләнүчеләр конструктив хезмәттәшлек, укыганны сөйли белергә, үзе турында, үзләренең уңай хисләрен аңлата белергә, ә иң мөһим е- кеше турында яхшы яктан гына сөйләргә тиеш иделәр.
Нәтиҗәдә, дәрестә фикерләр төрле булды. Кемнәр үзе турында сөйләгәндә рәхәтлек тапты, кемдер кыенлыклар кичерде, кемдер бик теләп үзен мактады. Ә кайберләре көчкә генә 5 игелекле сүз тапты. Әмма барысы да уртак фикергә килделәр. Үзең турында яхшы сүзләрне ишетергә бик күңелле. Әәр телисең аларга комплиментта әйтеп була икән, ләкин бу адымга ныклап өйрәнергә кирәк.