Түбән Каманың “Веста” гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Наталья Емельянова аек тормыш рәвешен пропагандалаучы чара оештырды.
“Точко трезвости” клубы утырышының чираттагы очрашуы “Үз максатларыбызны куябыз” дигән теманы колачлады. Чара барышында психолог адәм баласы тормышта максат куеп гомер итәргә тиешлеген аңлатты. Очрашуга килгәннәр белән төрле трениглар оештырды. Соңыннан хатын-кызлар үз фикерләре белән уртаклашты.
Очрашу азагында чарада катнашучыларга «Жизнь с мечтой» дигән искәрмәләр таратылды.