Бүген Бөгелмәнең мәшгульлек үзәгендә мөстәкыйльлек буенча бизнес-дәрес узды. Чара физик мөмкинлекләре чикле булганнарга үз эшләрен оештырырганда консультация белән ярдәм итә.
Мәшгульлек үзәге җитәкчесе Наталья Казанова үз чыгышында үзәк күрсәтә торган хезмәтләрне санап узды. Үз эшеңне ачканда нинди авырлыклар килеп туганын аңлатты, шулай ук күп санлы сорауларга җавап бирде.
Бүлек мөдире Елена Гиршович биреләчәкдәүләт субсидияләре турында бәян итте.
Чарада 7 кеше катнашты. Искәртеп узабыз, мондый очрашулар һәр җомгада 10:00 сәгатьтә оештырыла.